Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Парлы үтсен гомерләр" 45 һәм аннанда күберәк ел гомер иткән гаиләләр белән очрашу кичәсе.

19 май көнне Яңасала мәдәният йортында китапханә белән берлектә халыкара гаилә көне уңаеннан 45 һәм аннан да озагырак еллар бергә гомер итүче гаиләләр белән "Парлы үтсен гомерләр" - дигән очрашу кичәсе оештырылды. Кичәне китапханәче алып барды. Киң катлам укучылар өчен “Гаиләм – җылы учагым” – дигән китап күргәзмәсе төзелеп тәкъдим ителде.