Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Чәчәк булып язда шытармын..." әдәби музыкаль кунакханә.

Бөек Җиңүнең 73 еллыгын каршылап Яңасала мәдәният йортында «Чәчәк булып язда шытармын…»  әдәби музыкаль кунакханәгә өлкәннәребезне җыйдык.

 

Максат: Укучыларның матур әдәбият аша Бөек Ватан Сугышы турындагы белемнәрен арттыру; узебезнең Яңасала  авылы җирлеге үзидарәсе буенча яу кырында булганнар һәм тыл ветераннарының күргәннәре белән танышу; өлкәннәргә, бигрәк тә сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт, патриотизм хисе тәбияләү. Авыл җирлеге башлыгы  Айрат Илгиз улы Сафин килгән кунакларны Бөек Җиңүнең 73 еллыгы белән котлады һәм сугыш чорындагы фидакарь  хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Кичә барышында татар совет язучыларының  сугыш темасына багышланган җырлары җырланды,шигырьләре яңгырады.