Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Дуслык белән көчле без!

Дуслык – дөньяда иң кирәкле мөнәсәбәтләрнең берсе.Дуслык булса гына җир шарында тынычлык хөкем сөрер.12 март көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары өчен  “Дуслык белән көчле без!”- дигән түгәрәк өстәл булып узды. Максат: Кешеләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрдә дуслыкның иң мөһим сыйфатларның берсе булуына ышаныч тәрбияләү. Бер-береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.

Бүгенге түгәрәк өстәл артында без укучылар белән  Нәрсә ул дуслык? Сезнең дусларыгыз бармы? Ни өчен сез дуслашасыз? Дуслыкның нинди төрләрен беләсез? Төрле милләт кешеләре узара дус була аламы? Ялган дуслык нәрсәгә корылган? Исәп-хисапка корылган дуслыкны ничек аңлыйсыз?- дигән сорауларга җаваплар эзләдек.Дуслык, татулык турында шигырьләр, җырлар башкардык. Кичәбезне шигъри юллар белән тәмамладык.

Дус яшәргә кирәк җир йөзендә,

Дуслар кирәк һәрбер кешегә,

Дуслык булса, яшәү дә күңелле,

Уңай була һәрбер эшең дә.

Барыбызга безнең дуслар кирәк,

Дустан башка булмый яшәргә,

Шуңа күрә дөнья буйлап кирәк

Дуслык орлыкларын чәчәргә.

Галәмнең серләрен белергә,

Укырга, эшләргә, төзергә.

Дус булып яшик без гомергә,

Атлыйк без гел бергә, гел бергә.