Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Адымнар нык, юллар имин булсын! Балалар иртәсе

19 март көнне Яңасала башлангыч мәктәбе Янга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә  1-4 сыйныф укучылары  белән тормыш иминлеге буенча “Адымнар нык, юллар имин булсын!” – дигән балалар иртәсе үткәрде.

Максат:1. Укучыларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру һәм үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү..Балаларның игътибарлылыгын, мөстәкыйль эзләнүен,иҗади сәләтләрен үстерү.Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту, балаларның үзара аралашуларын яхшырту, дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Бүгенге балалар иртәсендә ике команда катнашты. Укучыларны түбәндәге турлар буенча белемнәрен тикшердек:

“Юл билгесен дөрес җый” - мозаика рәвешендә киселгән юл билгеләре бирелә. Кайсы команда билгене дөрес итеп җыя һәм аны дөрес итеп атый-шул команда җиңүче була.

“ Юлда үз-үзеңне хәвефсез тоту” Тест биремнәре . Һәр командага аерым биттә чыгарыла, командалар бирелгән сорауларга җавап табарга тиеш.

“ Сүзләр тап ” Бирелгән таблицадан кайсы команда күпме сүз таба ала,табылган сүзләрне төсле карандашлар белән буяп барырга.

“Җавапны бел!” бәйгесе. Сорауларга җавап.

“Табышмаклар бәйгесе”. Һәр командага берәм-берәм табышмаклар әйтелә.

“Ярый, ярамый” уены, телдән җөмләләр әйтелә, ярый яки ярамый сүзе белән тулыландырып бетерәсе.

Светофордан хат. һәрбер командага  текст таратыла.

Кадерле укучылар, юл билгеләре безгә бик күп нәрсә турында сөйли. Кирәк чакта боералар, кирәк чакта кисәтәләр. Аларның һәрберсе һәлакәтләр булмасын өчен куелган. Шуңа күрә һәрбер кеше: әти-әниме, абый-энеме, укытучымы, директормы, әллә президентмы - юлларда бик сак булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиеш. Сез дә аларны бик яхшы итеп өйрәнергә, башкаларга да өйрәтергә һәм һәрвакыт үтәргә тиеш . Шул вакытта гына безнең сәламәтлегебезгә куркыныч янамас.

Адымнар нык, юллар имин, хәвеф-хәтәрсез булсын!