"Балаларга сугыш турында укыйбыз" Акция
11 апрель көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә "Балаларга сугыш турында укыйбыз" дигән акция оештырылды. Бу көнне башлангыч сыйныф укучыларын А.Н.Печерскаяның "Дети - герои Великой отечественной войне" дигән китабы белән таныштырдык. Шулай ук үзебезнең җирлектә яшәүче бердән бер сугыш ветераны Мифтахов Мисбах Мифтах улының батырлыгы турында да мәгълуматлар бирдек.