Хуш киләсең,Раштуа!
7 нче январь көнне Яңга-Сала мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә Раштуа бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә авылның яше-карты җыелды. Авыл җирлеге башлыгы А.И.Сафин авылдашларны бәйрәм белән котлап бәйрәмне ачып җибәрде,китапханәче Ф.А.Бурханова “Татар халык бәйрәмнәре һәм уеннары”- дигән күргәзмә янында Раштуа бәйрәменең тарихы, гореф –гадәтләре белән таныштырды. Атаманша (Каенсар клуб мөдире Сафина Э.И). белән Убырлы карчык (Яңга-Сала мәдәният йорты мөдире Касимова Г.Ю. кунаклар белән уеннар һәм ярышлар оештырдылар. ”Туганай”ветераннар ансамбеле кунакларны үзенең матур җырлары, дәртле биюләре белән сөендерде.