Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Әни”- җирдә иң зур кеше.

4 март көнне Яңасала башлангыч мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә  «“Әни” – җирдә иң зур кеше» - дигән гаилә бәйрәме үткәрде.

Максат: укучыларда гаилә кыйммәте төшенчәсен формалаштыру; аларга әти-әни, әби-бабай хакын хаклау кирәклеген аңлату; балачактан үзеңне бәхетле гаилә төзергә әзерләргә кирәклеген төшендерү.

Гаиләне дәүләтнең нигезе, диләр. Гаилә нык булса, дәүләт тә нык була. Гаилә кеше тормышында ин мөһим, иң кирәкле нәрсә. Гаилә ул - әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар. Мондый гаиләләр тулы гаилә дип санала һәм анда һәр кеше үзен бәхетле тоя, һәрьяклап тәрбия ала, аның сәләтләре ачыла, үсә. Матур гаилә кору, аңда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы. Бүгенге бәйрәмдә 9 гаилә катнашты. Һәрбер гаилә үзе белән таныштырды, “Гаилә альбомы”тәкъдим итте, төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын гаилә белән бергәләп өзләделәр, гаилә чыгышлары тәкъдим иттеләр. Укучылар әти-әниләре, әби –бабайлары турында җырлар, шигырләр башкардылар, дәртле итеп биеп күрсәттеләр. Китапханәче “Әниләрнең кылган изгелеген, кайтарырга һәркем бурычлы”- дигән күргәзмә тәкъдим итте. Кайбер әдәби әсәрләргә күзәтү ясады.               Кичәдән һәрбер гаилә зур канәгатьләнү алды. Кичәбездә үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашкан, матур киңәшләрен биргән әти –әниләребезгз үз чиратыбызда бездә рәхмәтләребезне җиткердек, ә инде бик үк уңышлы булмаган гаиләләр үзләренә аз гына булсада уңай тәэсирләр алганнардыр дип ышанасы килә.