Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Май чабу" кышны озату бәйрәме

24 февраль көнне Яңасала авылында китапханә, башлангыч мәктәп, авыл мәдәният йорты белән берлектә керәшен татарларының"Май чабу"  кышны озату бәйрәме бик күңелле үтте.Китапханәче барлык халыкны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырды.Катнашучылар төрле бәйгеләрдә,күмәк уеннарда актив катнашытылар.Бәйрәм ахрында явыз көчләрне үзенә җыйган карачкы яндырылды һәм бергәләшеп күпереп пешкән коймак белән кайнар чәйдән авыз иттеләр.Бәйрәм бик күңелле онытылмаслык якты хәтирәләр калдырды.