Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Көчле дә ул, бай да, ягымлы да...

   20 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә “Көчле дә ул, бай да,ягымлы да...” – дигән кичә булып узды. 21 нче февраль- Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн - Халыкара туган тел көне. Бу хәл Пакистанда 1952 нче елның 21 нче февралендә була. Бангл теленә дәүләт статусы бирүне таләп итеп чыгыш ясаган биш студент үтерелә. Шушы вакыйгадан соң 47 ел үткәч, 1999 нчы елда, 21 нче февраль Бангладеш тәкъдиме белән, ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителә. Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе- тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. Бу - безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез. Безнең туган телебез - татар теле. Бүгенге кичәбезне дә без туган телебезгә багышладык. Туган телебезгә багышланган күргәзмәгә күзәтү ясалды,укучылар белән туган тел турында шигырьләр укыдык, тел турында мәкалләрне дәвам иттек һәм “Түбәтәй” уенын уйнап сорауларга җаваплар биреп җәзалар үтәдек. Кичәбезне Бөек Тукаебызның  “Туган тел” җыры белән тәмамладык.