Кышкы сабантуй
“Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” диелә татар халык мәкалендә.Сәламәт булуның нигезе-яшәү рәвешенең дөрес булуында,ә моның өчен спорт белән дус булырга кирәк. Бүгенге бәйгебезнең максат: яшүсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешенә ихтыяҗ тудыру; физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә эндәү, сәләтләрен үстерү; дуслык хисе тәрбияләү
Яңасала авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә 23 февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Кышкы спорт уеннар” буенча ярышлар булып уза. Ике авыл арасында узган бу бәйгедә, 10- шар егеттән торган ике команда катнашып үз көчләрен сынадылар. Бәйрәм бик күңелле дәртле җыр – биюләр белән узды. Спорт белән кызыксынучылар өчен китапханәче “Спорт – ул сәламәтлек” – дигән күргәзмә тәкъдим итте. Бүгенге бәйгедә егетләребез бер уенда да сынмадылар, сынатмадылар. ”Әфәрин”- диясе генә кала.