Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Татар халкының каһарманы – Муса Җәлил" йолдыз сәгате уены.

Яңга-Сала авыл китапханәсендә каһарман шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган "Татар халкының каһарманы - Муса Җәлил" - дигән темада йолдыз сәгате уены узды. Максат:М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнтен  танышу,шагыйрьнең һәр чор иҗатына хас булган үзенчәлекләрне ачу, патриотик, гражданлык тәрбиясе бирү. Бүгенге бәйгедә өч укучы көч сынашты, иң күп йолдызга 4 сыйныф укучысы Гыйззатуллина Миләүшә ия булды.

Кичәгә “Исемең синең- үлмәс бер  җыр булып,Тарихларда калды уелып!” – дигән күргәзмә төзелеп тәкъди ителде.