Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Табигатем гүзәллекне синнән алам" кышкы табигаткә сәяхәт.

2 февраль көнне Яңга-Сала авыл китапханәсе мәктәп укучылары белән туган як табигате буенча сәяхәткә чыкты. Китапханәдә  “Табигатем гүзәллекне синнән алам”- дигән күргәзмә белән якыннан танышып үзебезнең тирәлектә  яшәүче хайваннар, кошлар турында мәгълүматлар алдылар. Күргәзмә белән танышканнан соң табигатькә сәяхәткә чыктылар. Кардагы кыргый хайван,кош эзләрен күзәттеләр, кошлар өчен куелган җимлекләрне чистартып  яңа җимнәр сиптеләр.