Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Шиһабетдин Мәрҗани - татар дөньясының мөхтәрәм заты" Мәрҗани укулары

28 январь көнне Каенсар авыл мәчетендә мәшһүр татар  мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган Мәрҗани укулары булып узды. Очрашуда авылыбызның имамы Надир һәм Арчаның баш мәчете уку укыту буенча баш белгече Рая абстай катнашты.