Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Татар халкының бөек мәгърифәтчесе һәм тарихчысы- Шиһабетдин Мәрҗани" күргәзмә уйлану

15 январь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә якташыбыз, мәгърифәтче, бөек татар галиме  Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан киң катлам укучылар өчен китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.                                            Шиһабетдин Мәрҗани -  мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗан авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала.