Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Исемең синең үлмәс бер җыр булып Тарихларда калды уелып!...

Яңга -Сала авыл китапханәсендә каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алу кичәсе булып узды. Максаты : Балаларның герой - шагыйрь Муса Жәлилнең тормыш юлы hәм иҗаты турында төшенчә бирү, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүне үстерү, шагыйрь иҗатына hәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы иҗаты белән таныштырды. "Без Җәлилне беләбезме?"- дигән викторина сорауларына укучылар бик теләп төгәл җаваплар бирделәр, үзләре дә аның яратып укыган шигырьләрен сөйләделәр.М. Җәлилнең шигырьләре безне яхшылыкка өнди, тәрбияли. Яманлык эшләмәскә, тырыш, уңган булырга өйрәтә.Сугыштагы батырлыгы өчен Муса Җәлил Советлар Союзы Герое исеме, ә иҗади батырлыгы өчен Ленин премиясе бирелә. Җәлилнең батырлыгы мәңгелек.