Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Бездә бүген кунак бар".Түгәрәк өстәл.

13 январь көнне Яңга-Сала авыл китапханәсендә һәм Гомәр ага Бәшировка багышланган музейда шагыйрә Луиза Янсуар кунакта булып китте.Шулай ук бирегә аның белән очрашуга Казан арты этнография музее хезмәткәре Шәфигулла Зәйнулла улы Гарипов, Яңасала авыл җирлеге башлыгы Айрат Илгиз улы Сафин, Яңасала ветераннар советы рәисе Мөхәммәтҗанова Оркыя Шакирҗан кызы һәм авылдашыбыз, Татар халык язучысы Гомәр ага Бәшировның ерак туганы Миннебаева Гөлсәрия Гыйләҗ кызы килде.