Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Кыш бабайда сер бар" балалар иртәсе

27 нче декабрь көнне Каенсар авыл клубында гаилә балалар бакчасы, Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә гаилә балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм кышкы каникулга кунакка кайткан балалар өчен "Кыш бабайда сер бар" дигән балалар иртәсе оештырылды.Бәйрәмдә нәниләребез кыш бабайны көтә-көтә төрле уеннар уйнадылар, конкурсларда катнаштылар.Ә бу арада явыз ниять белән Дию пәрие, Кәрлә һәм Убырлы Кыш бабайның юлын буташтырганнар.

Алар Кыш бабайнын юлын күпме генә бутарга маташсаларда Кыш бабай вакытында нәни дуслар янына килеп җитте.Балаларның шат җырларын, дәртле биюләрен тыңлый тыңлый бүләкләр өләште.