Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Тылсымлы Яңа ел, рәхим ит!" Балалар иртәсе.

25 нче декабрь көнне Яңга-Сала авыл клубында Яңга-Сала башлангыч мәктәбе, китапханә катнашында "Тылсымлы Яңа ел, рәхим ит!" - дигән балалар иртәсе үтте.Бу көнне укучылар рәхәтләнеп күңел ачты Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең матур җырларын, дәртле биюләрен, кызыклы шигырьләрен бүләк иттеләр ә моның өчен Кыш бабай балаларны үзенең күчтәнәчләре белән сыйлады.Китапханәче укучылар өчен "Яңа елга - яңа китап белән"- дигән күргәзмәсен тәкъдим итте һәм укучыларны каникул көннәрендә китапханәгә күңелле ял итәргә чакырды.