Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Әнкәйләргә рәхмәт әйтик"- очрашу кичәсе.

“Әнкәйләргә рәхмәт әйтик!” дигән очрашу кичәсенең  максаты: укучыларда әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре булдыру, әниләрнең газиз, кадерле кеше булуларын, аларның һәркем өчен бер генә булуын төшендерү, гаилә белән мәктәп арасындагы дуслыкны, хезмәттәшлекне ныгыту; әниләргә ихтирам, хөрмәт, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

Бу көнне нәниләребез әниләре каршында бик матур чыгыш ясадылар, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм җылы мөнәсәбәттә бик күңелле үтте, һәрбер әни уз баласы өчен сөенеп утырды.