Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Балачак- тылсымлы планета"-милли уеннар, күңел ачу һәм спорт бәйрәме

1 июнь балаларны яклау көне һәм " Гаилә елы" уңаеннан Каенсар авыл клубы каршындагы мәйданда "Балачак- тылсымлы планета"-исемле милли уеннардан торган күңел ачу һәм спорт бәйрәме оештырылды.
Балалар - безнең тормышыбыз чәчкәләре! Без һәр баланың әти-әнисе кочагында үсүен, һәр сабыйның үз бәхете белән туып, олыларның игътибарын, кайгыртуын һәм мәхәббәтен тоеп яшәвен телибез. Сез - безнең киләчәгебез! Күкләребез гел аяз булып, илебезгә тынычлыклар килеп һәрбер бала әти- әнисенең пар канаты астында үсүен, быелгы җәйге каникулларда яхшы ял, ныклы сәламәтлек һәм якты киләчәк телибез