Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Каенсар авыл тарихы" китабын тәкъдим итү .

 18 май көнне Каенсар авылы тарихында искиткеч зур тарихый вакыйга булып узды. Тарихчы, тарих фәннәре докторы, профессор, ТР фән эшлеклесе, РФ мактаулы гомум белем хезмәткәре, 14 китап, 350 данә фәнни хезмәтләр, мәкаләләр авторы, "Мәгариф"- журналының редколлегия әгъзасы Фәйзелхак Габделхак улы белән аның хәләл җефете югары категорияле хәрби химик, инженер технолог Сания Фазылҗан кызы Ислаеваларның уртак иҗат җимешләре «Яз» нәшриятында басылган "Каенсар авыл тарихы" китабын авылдашларга тәкьдим итү кичәсе узды. 3 сәгать барган кичәбез бер мизгелдә үтте дә китте.
Бүгенге тарихи кичәгә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче авылдашлар, дуслар, туганнар җыелды.
Гаять бай эчтәлекле, күп санлы фотосүрәтләр, архив материаллары, шаҗәрәләр, гаилә ядкәрләре белән баетылган әлеге китап 500 елдан артык тарихы булган Каенсар авылының ерак үткәненнән бүгенгегә кадәр кеше язмышлары белән таныштыра. Бүгенге очрашуда авыл халкы авторларга олы рәхмәтләрен җиткерделәр, нәсел шаҗәрәләре белән таныштылар, борынгы әби –бабайларын, нәсел-ыруларын барладылар. Бүгенге кичәдә авылдашыбыз Сөембикә Абдуллина язган “Каенсарым” җыры да беренче тапкыр яңгырады, аны  көенең авторы Нәзир Фәхретдинов, җырны үзе башкарды. Очрашуыбызны авылдашлар чыгышы, үзешчәннәрнең матур җыр-биюләре белән китапханәче Фәридә Борханова үзе төзегән сценария буенча алып барды.

Каенсар авылы халкы өчен бу китап бәяләп бетергесез зур хезмәт, олы бүләк. Татар халкында "Китаплы халык-хөрмәтле халык"- дигән гыйбарә яши. Димәк, Каенсар авылында туып- үсеп, гомер итүчеләрнең һәркайсы- олы хөрмәткә лаек кешеләр.
Каенсар авыл тарихын барлап, түкми- чәчми җыеп, әлеге хезмәтне башкаруда үзләренең көчләрен, белемнәрен, вакытларын кызганмый тырышучы китап авторларына ихлас күңелдән олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.