Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Җиңү таңы шатлык китерсә дә, һаман сызлый әле яралар"- очрашу кичәсе

7 май көнне ЯңгаСала авыл авылында Бөек Җиңүнең 79 еллыгы уңаеннан "Җиңү таңы шатлык китерсә дә, һаман сызлый әле яралар"- дигән очрашу кичәсе үтте.
Укучыларыбыз сугыш елларына багышланган шигырьләрен, җырларын башкардылар. Сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына Яңга Сала авыл җирлеге башлыгы Сафин А. И., ветераннар советы рәисе Әхмәтҗанова Р. М., Арча " Бердәм Россиянең " җирле бүлек җитәкчесе Җәләлетдинов Т.Т. үзләренең иң изге теләкләрен юлладылар. Илебезнең тынычлыгы өчен корбан булган солдатларны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Аяз булсын һәрчак зәңгәр күкләр, имин булсын илебез! Бәйрәмнәребез мөбарәк булсын!