Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Язлар белән безгә Тукай кайта" әдәби сәгать.

Җирдә яз, яз исе, яз төсе.
Матур теләкләр, күркәм гамәлләр белән килсен яз. Кояшның нурлары җирне җылыткан вакытта сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган. Язгы сулар тавышы белән күңелләребезгә Тукай килеп керә.
Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуына багышланган"Язлар белән безгә Тукай кайта" әдәби сәгать шагыйрьнең бик кыска, шул ук вакытта гаҗәеп кызганычлы тормыш юлы турында сөйләнде, тормышында булган кызыклы вакыйгалар искә алынды. Чара барышында нәни дуслар Тукайның кайбер әсәрләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр, туган якка багышланган шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.