Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Китапханә төне" акция

   20 апрельдә китапханә Россиядә Гаилә елына багышланган «Китапханә төне-2024» Бөтенроссия акциясенә Яңга Сала авыл китапханәсе кушылды. Быел акция «Бөтен гаиләбез белән укыйбыз! " дигән бердәм девиз астында узды.
   Китапханәче бу көнгә бик тыгыз, мавыктыргыч программа әзерләде.
Китапханәбезнең иң актив укучылары алмазлы мозайка белән чигү буенча кул остасы Әлфинә Сайфуллинадан осталык дәресе алдылар. Аннан соң бергәләшеп әдәби дискотека оештырдык. Укучыларыбыз "Язучыларыбыз иҗатында гаилә кыйммәтләре" - темасына төзелгән сорауларга җаваплар таптылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Һәм инде һәр кем өчен үзенең яраткан китапханәсендә истәлек фотога төшү өчен фотозона эшләп куелды.