Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Гаилә белән китап киштәсе янында" очрашу

Бүгенге көндә китапханәләр алдында торган бурычларның берсе - гаилә белән китап уку кебек күркәм гадәтне яңарту. Баланы китап укырга, аны яратырга бары гаиләдә генә өйрәтеп була. Гаилә елы уңаеннан 9 апрель көнне Яңасала авыл китапханәсенә "Гаилә белән китап киштәсе янында"- дигән җылы очрашуга китапханәбезнең иң актив китап укучы һәм авылда яшәүче яшь гаиләләр Яңасала авылыннан Тимофеевлар, Каенсардан Борхановлар чакырылды.
Кунакларыбыз гаилә традицияләре белән уртаклаштылар, ныклы, тату гаилә булып яшәүнең серләрен ачтылар. Китапханәче гаиләләр өчен "Гаилә белән яратып китап укыйбыз"- дигән турнир оештырды. "Әкияттә- кунакта" , "Минем яраткан китабым", " Минем яраткан героем", "Әдәби геройны сүрәтен яса ", "Мәкалнең дәвамы..."- дигән турлар бик күңелле узды. Гаиләләр сорауларга кызыксынып, дулкынланып җавап бирделәр, балалар да читтә калмады уеннарда актив катнаштылар. Тимофеевлар "Иң актив гаилә", Бурхановлар "Иң белемле гаилә"- дигән исемнәргә лаек булдылар.
Бүгенге очрашуга килгән гаиләләргә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ил көннәребез тыныч, күкләребез аяз булсын!