Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Нәүрүз" фольклор кичә

Яңасала авыл китапханәсендә 20 март көнне нәни дусларыбыз өчен "Яз кызы гүзәл Нәүрүз"- дигән фольклор сәгать үтсә, 21март көнне "Пушкин картасы" кысаларында "Нәүрүз" бәйрәмен авылдашлар белән бергәләп каршы алдык. Нәүрүз бәйрәме, аның тарихы белән танышып, халкыбызның онытыла барган уеннарын, гореф гадәтләрен искә төшереп барлык начарлыкларны читкә куып карачкы яндырдык. Нәүрүз бәйрәменең төп сыйларыннан булган тәмле боткалардан, кайнар коймаклар авыз иттек.
Җир- анабыз шифа- дымга туенсын, дип,
Бар тереклек бәрәкәттә коенсын, дип,
Изге теләк әйтә- әйтә, бала-чага
Өйдән өйгә кереп йөри йөгерә- чаба.
Яр буена күмәкләшеп казан асыйк,
Уңдырышлы еллар теләп, бәйрәм ясыйк.
Арыш, бодай, арпа, тары- бар да уңсын,
Куанычлар сумәләктәй үргеп торсын.
Тулган Аймы мул табынга әллә төшкән?-
Түм- түгәрәк тәбикмәкләр уңып пешкән.
Кар өстендә бии- бии учак яна,
Узган елгы кайгыларны салыйк аңа.
Нәүрүз килә, күк күкрәтеп, яшьнәп килә,
Зәңгәркүзкәй- Яз сылуы балкып көлә.
Көн буена уен- көлке тынып тормый,
Яшь җилкәнчек учак аша сикереп уйный.
Көн белән Төн кул бирешер сәгать җитә,
Бар кешеләр, өмет баглап , язны көтә.
Нәүрүз килә!
Ил- йортыма Нәүрүз килә!
Көр күңелле Яңа елны алып килә. (С. Әхмәтҗанова)