Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Кыргый табигать серләре» экологик сәгать

13 мартта ЯңгаСала авыл китапханәсендә Бөтендөнья кыргый табигать көненә багышланган «Кыргый табигать серләре» дигән экологик сәгать узды. Китапханәче балаларны бәйрәмнең тарихы белән тагыштырды.. Бу бәйрәм 2013 елдан бирле бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Көн саен табигать кеше эшчәнлегенең тискәре йогынтысын кичерә, нәтиҗәдә төрле үсемлекләр һәм хайваннар саны кими яки алар бөтенләй юкка чыга. Бөтендөнья кыргый табигать көне кешеләрнең игътибарын хайваннар дөньясының һәм флораның күптөрлелегенә һәм матурлыгына юнәлтү өчен үткәрелә, бу көн кыргый табигатькә каршы җинаятьләр белән көрәшү кирәклеген искә төшерә. Укучылар чара барышында Россия Федерациясенең Кызыл китабына кертелгән хайваннар  һәм  үсемлекләр турында белделәр. Балалар  викторинада катнашып кызыклы сорау, табышмакларга җавап бирделәр. "Кыргый табигатьне бел! Аны якла һәм сакла!"- дигән күргәзмә белән якыннан таныштылар.