Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Тату гаилә- бәхетле гаилә"- балалар иртәсе

 7 март көнне ЯңгаСала авылкитапханәсе белән бергәләп балалар бакчасында "Тату гаилә- бәхетле гаилә"- дигән бик матур гаилә бәйрәме булып узды. Балалар бакчасына йөрүче нәниләребез әти-әниләре белән бергәләп тәрбияче апалары һәм китапханәче апалары әзерләгән төрле бәйге, конкурсларда көч сынаштылар. Барлык ярышларда да бердәм булып матур итеп чыгыш ясадылар.Бәйрәм җыр-бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
Бәйрәмдә катнашучы һәр гаилә үзләренең тырыш, уңган, булган, матур гаилә икәнлекләрен тагын бер расладылар. Бәйрәм бар кешегә яхшы кәеф бүләк итте. Соңыннан балалар әти-әниләрен үзләре ясаган бүләкләр белән сөендерделәр.
Хөрмәтле әти әниләр бәйрәмнәр белән сезне! Сезгә тазалык саулык, гаилә иминлеге, балаларның шат авазыннан өйләрегез гөрләп, бәхетегез ташып торсын. Күкләребез аяз, тыныч булсын.