Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Матур гаилә- авылым күрке" очрашу кичәсе

2024 ел Гаилә елы уңаеннан ЯңгаСала авыл китапханәсендә башлангыч мәктәп белән берлектә ЯңгаСала авылында гомер кичерүче иң матур, иң күркәм гаиләләр белән "Матур гаилә- авылым күрке"- дигән очрашу кичәсе үтте. Бүгенге очрашуда үзләренең 45 еллык Ак ( сапфир) туйларын билгеләп үтүче Әхтәм абый һәм Тәнзилә апа Сөләймановлар; 40 еллык Рубин туйларын билгеләп үткән Зөфәр абый һәм Зөлфирә апа Галимовлар, Габделфаек абый һәм Гөлсинә апа Нәбиевлар гаиләләре катнашты. Аларны мәктәп укучылары, авылыбыз үзешчәннәре, ЯңгаСала авыл җирлеге һәм ЯңгаСала җирлеге Хатын-кызлар Советы исеменнән Ф. А. Рахмиева котлады һәм бүләкләде.
Бүгенге очрашуда гаиләләребезнең мәхәббәт тарихларын белдек, матур, күркәм, үрнәк гаилә булып яшәү серләрен ачтык.
Хөрмәтле авылыбызның күркәм гаиләләре! Яшьтән гашыйк булып, гомер буе бер - берегезгә гашыйк утын саклап, балалар, оныклар белән гөрләшеп, туган- тумачалар белән туганлык җепләрен өзмичә, картлык көннәрегездә бер - берегезгә терәк, арка җылысы булып, бергә тәмле кайнар чәйләр эчеп, гаилә җылысын суытмый, туган нигездәге утларны сүндермичә озын озак еллар пар канатлы булып яшәргә насыйп булсын. Күзләр тимәсен бу матур гаиләләргә. Бүгенге очрашуга килүегез, күңелле итеп уеннарда катнашуыгыз, матур, изге теләкләрегез, бүләкләрегез өчен зур рәхмәт.