Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Кара сөрем"-профилактик сәгать

Сәламәтлегебез - ул безнең иң зур хәзинәбез, байлыгыбыз, аны бернинди акчага да сатып алып булмый. Күренекле галимебез Р.Фәхреддин дә шул ук сүзләрне язып калдырган. “Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең” - дигән атаклы мәгърифәтче.
    Бүген Каенсар авыл клубында ЯңгаСала авыл китапханәсе белән берлектә яшүсмерләр өчен "Кара сөрем"- дип аталган профилактик сәгать үтте
"Янып тора торган тәмәке – ул 4000нән артык химик матдә бүлеп чыгаручы, кечкенә химик завод. Шул матдәләрнең күбесе канцерогеннар (рак авыруының барлыкка килүенең сәбәпчеләре). Тәмәке төтенендә кеше организмына зыян китерүче бик күп матдәләр тупланган. Тәмәке төтене аша никотин үпкәләргә үтеп керә һәм тиз арада кан составына кереп, баш миенә һәм йөрәккә барып җитә.
Тәмәкедә никотин бар. Ул сулыш алу үзәген зарарлый,никотин белән агуланган очракта кеше сулыш параличыннан үлә.
Тәмәке тарту аркасында гомер озынлыгы уртача 6-8 елга кыскара"- дип сөйләде Каенсар авыл клуб мөдире Энҗе Ильгизовна
    Яшьләр белән китапханәче Фәридә Альбертовна дискуссия үткәрдә .
Тәмәке тартучы белән тәмәке тартмаучы кешене аерып буламы? Ничек?
Сез ничек уйлыйсыз, тартучы кешенең эчке органнары да үзгәреш кичерәме?
Тартучы кеше үзен генә агулыймы, әллә инде....?
Бүгенге очрашу яшүсмерләргә уйланырга бик күп мәгълүмат бирелде дип уйлыйбыз.
Алдагы тормышыгызны кадерләп яшәгез!
Начар гадәтләрдән, серле кешеләрдән ераграк йөрегез. Дөнья ямьле шуны белегез!"- дигән изге теләкләр белән очрашуны тәмамлады мәдәният хезмәткәрләре. Яшьләр өчен уйланырлык, борчылырлык җирлек бар монда. Сәламәтлегегезне яшьтән саклагыз! Исән сау булыгыз!