Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Без сезне көтәбез егетләр!"

Мобилизацияләнеп махсус хәрби операция барган зонага киткән авылдашларыбыз Каенсар егетләре Фәнис Ахунов һәм Илфат Нуриевларның гаиләләрендә булдык.
Бүгенге көндә Илфат хәрби операциядә повар булып хезмәт итә, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан аның әнисе Гөлнур ханым белән очрашып баласының хәлен белдек. Илфатның үзенең дә берсеннән берсе өч кечкенә баласы, тормыш иптәше әтиләренең кайтуларын сагынып көтеп торалар.
Шулай ук Ахуновлар гаиләсенә барып аларның хәлләрен белеп бәйрәм белән котладык. Бүгенге көндә Фәнис хәрби госпитальдән чыгып реабилитация үтә.
15 март көнне кабаттан Украина....
Фанис тормыш иптәше Руфина, кызлары Азалия, Аделина ,әти- әнисе белән Арча шәһәрендә яши.
Авылдашыбыз хәрби хезмәттән соң 9 ел спецнада хезмәт итеп Чечня, Дагестан, Ингушетия җирләрендә булга "Хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы", "Барс" спецназының 26 нчы отрядында хезмәт иткәне өчен" медалләре иясе.
Өлешчә мобилизация башлангачта Фанис читтә калмый, иң беренчеләрдән булып мобилизацияләнә , ул отделение командиры. Монда да сынатмый авылдашыбыз яралыны сугыш кырыннан алып чыкканы өчен "Ватан алдындагы хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә.
Без Алар белән горурланабыз!
Хөрмәтле ир егетләребезне Ватанны саклаучылар көне белән барлык авыл халкы исеменнән чын күңелдән котлыйбыз. Аларга тазалык саулык, тиз көннәрдә сугышлар бетеп, җиңүләр яулап, исән сау булып хәерле гомерләре белән якыннары янына кайтып, тигез, тыныч тормышларда яшәүләр насыйп булсын иде һәр барчасына да.
Ил көннәребез тыныч, күкләребез аяз, үзебез сау сәламәт булыйк!