Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Журналлар иленә сәяхәт" вакытлы матбугат белән танышу сәгате

 "Журналлар иленә сәяхәт"- вакытлы матбугат белән танышу сәгате китапханәгә килә торган журналларга багышланды. Нәни дусларны "Салават күпере", "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" газета- журналлар белән таныштырдык. Журнал битләрендә басылган башваткычларны, табышмакларны чиштек. Китапханәче аларга журналлардагы RQ-кодлар аша кереп видеороликлар, мультфильмнар, әкиятләр карый, төрле уеннарда катнаша алу мөмкинлеге хакында да сөйләде.
Һәркемне китапханәдә көтеп калабыз. Сез биредә китаплардан кала, вакытлы матбугат белән дә якыннан таныша алачаксыз.