Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Көзге муллык" уңыш бәйрәме.

22 октябрь көнне Каенсар авыл клубында "Көзге муллык" - дигән уңыш бәйрәме узды.Көз кызы Сөмбелә балаларны төрле яклатып сынады. Алар бик матур итеп көз турында шигырьләр сөйләде, җырлар яңгырады,табышмакларга җавап таптылар, ребуслар чиштеләр, капчыктагы яшелчәләрне кул белән тотып таныдылар, яфракларга карап агач исемнәрен әйттеләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Китапханәче "Үз муллыгы белән көзләр килә,

                                                                                Йомгак ясап җәйге хезмәткә"- дигән күргәзмә тәкъдим итте.