Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Сталинград сугышы" батырлык сәгате

81 ел элек Бөек Ватан сугышының иң төп бәрелешләренең берсе Сталинград сугышы тәмамлана. 1 февраль көнне ЯңгаСала авыл китапханәсендә мәктәп укучылары өчен "Сталинград сугышы"- дигән хәтер сәгате үтте.
Бөек Ватан сугышы тарихында кискен борылыш булган шәһәрне саклау вакыйгасы беркемне дә битараф калдырмады.  Мамай курганындагы мемориаль комплекс буенча сәяхәт кылып, балалар Гитлерның Сталинградка карата уй-ниятләре, шәһәрдә барган кырыс сугышлар, Павловлар Йортын саклау, сугыш барышында югалтулар турында белде. 
Кала оборонасында катнашкан авылдашларыбызның истәлекләре белән якыннан таныштылар.Дан сәгате безгә шул еракта калган дәһшәтле вакыйгалар һәм күп югалтулар бәрабәренә ирешкән Җиңүне яулаган кешеләр турында хәтерне сакларга кирәклеген искә төшерде.