Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Ленинград блокадасы Бөек Ватан сугышы тарихының иң фаҗигале һәм герой сәхифәләренең берсе" батырлык сәгать

1944 елның 27 гыйнварында, 80 ел элек, Ленинград блокадасы тулысынча алына. Бүген бу көн Россиянең Хәрби дан көннәренең берсе. Блокада 872 көн дәвам итә, һәм бу вакыт эчендә Төньяк башкала халкы искиткеч чыдамлык һәм батырлык күрсәтә.
Бөек Ватан сугышы елларында Ленинградта яшәүче тыныч халыкның батырлыгы һәм ныклыгы турында искә төшерү максатыннан "Ленинград блокадасы Бөек Ватан сугышы тарихының иң фаҗигале һәм герой сәхифәләренең берсе" батырлык сәгать үтте.
Киң катлам укучыларга "Ленинград блокадасы тарихның онытылмас бите"- дигән күргәзмә тәкъдим ителде. Китап укучыларга блокада вакытында шәһәрдә яшәүчеләрнең авыр сынаулары, ачлык һәм салкын, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, Ленинградны совет солдатлары саклау турында сөйләдек.
Ленинград шәһәре тирәлегендә барган сугышта безнең авылдашларыбыз да батырларча көрәшкән. Алар - Гыймадиев Гәрәфи һәм Миннебаев Мәрдән бабайлар. Авылдашларыбызның каһарманлыклары турындагы мәгьлүматларны зур кызыксыну белән Бөек Ватан сугышы ветераннарының үзләре исән вакытта язып алган истәлек альбом белән таныштылар.