Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Экологик һәм табигый ресурсларның әһәмияте"- экологик сәгать

2 февраль – Бөтендөнья сулык-сазлык биләмәләре көн. Шул уңайдан Яңасала авыл китапханәсендә "Экологик һәм табигый ресурсларның әһәмияте"- дигән тема астында экология сәгате үтте. Укучылар белән нәрсә ул сазлык? Аның әһәмияте нәрсәдә?Сулык-сазлык биләмәләре турында конвенция кайчан имзалана? Рамсар конвенциясе нәрсә ул, ни өчен алай дип атала? Рамсар биләмәләренең гомуми саны – гомуми мәйданы? ТРның кайсы биләмәләре "сулык-сазлык биләмәләре"-дип кертелгән?Рамсар конвенциясенә 1971 елда 18 дәүләт кул куя, ә , хәзерге вакытта исә конвенциягә ничә дәүләт кушылган? Һәм башка шушындый сорауларга җавапларны бергәләп эзләп таптык. "Туган ягым яшел бишек"- дип аталган күргәзмә белән танышып, саз үсемлекләре, анда яшәүче бөҗәкләр, җәнлекләр хакында мәгълүматлар бирелде.