Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Җырлап килдем тормыш язына" әдәби сәгать

Фатих Кәрим -күренекле шагыйрь - патриот, батыр сугышчы һәм татар халкы герое. 1945 елда, Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланырга берничә атна кала, ул сугыш кырында үлә. Бүгенге көндә дә, аның шигырьләре халык хәтерендә саклана. Онытылмас датага бәйле рәвештә Яңга Сала авыл китапханәсе Каенсар авыл клубы белән берлектә "Җырлап килдем тормыш язына"- дигән исем астында мәктәп укучылары белән Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган патриот шагыйрь Фатих Кәримне искә алу кичәсе үткәрде.
Китапханәче укучыларны шагыйрьнең кыскача тормыш юлы һәм биографиясе белән таныштырды. Икенче өлештә шагыйрьнең патриотик рухта язылган шигырьләре яңгырады, аннан   соң укучылар арасында язучының иҗаты буенче төзелгән викторина сорауларына җаваплар эзләдек. Шагыйрь турында яңа мәгълүматлар ишеттек.