Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Холокост корбаннары-мәңге хәтердә» хәтер сәгате

16-31 гыйнварь көннәрендә илебездә Холокост корбаннарын искә алу атналыгы бара. Ерткыч сәясәт корбаннары булганнарны һәм бу мәхшәрне туктаткан батыр йөрәкле кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан ЯңгаСала авыл китапханәсендә киң катлам укучылар әчен  “Холокост корбаннары-мәңге хәтердә” дигән хәтер сәгате үтте. "Холокост Онытырга хакыбыз юк!"- дигән күргәзмәгә күзәтү ясалды.  Бу котычкыч  фаҗиганең тарихы белән таныштык, әңгәмә үткәрдек. Кайгылы бу көнне, Холокост корбаннары турында безнең онытырга хакыбыз юк. Мондый геноцидлар җир йөзендә башка кабатланмасын дигән теләктә калыйк.
Тарихи вакыйгалар кабатланмасын өчен өйрәнергә, белергә кирәк!