Туган якның гүзәл җырчысы
Яңасала авыл китапханәсе каршында оештырылган "Туган як һәм Гомәр ага Бәширов" музейында "Туган як һәм гүзәллек җырчысы"- дигән кичә булып үтте.
Максаты : Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тел-сүз хәзинәләрен, югары әдәп-әхлак нормаларын үзләштерергә ярдәм итү, укучыларның бу йола-гадәтләрне киләчәктә актив рәвештә тормышта саклап калучы булып үсүләренә этәргеч ясау.
Г.Бәширов- татар әдәбиятына катлаулы тормыш юлы үтеп, зур тәҗрибә туплап килгән халык язучыларының берсе. Аның иҗаты кызыклы, үзенчәлекле, тормыш юлы катлаулы.