Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Тукай - күңелем кояшы

Тукай бүген дә әдәбиятебезнең алгы сафында баруын дәвам итә. Тәпи басып, тел ачылгач та без аның иҗаты белән таныша башлыйбыз. Әти - әниләр, әби - бабайлар авызыннан беренче тапкыр Шүрәле, Су анасы хакында ишетәбез. Бүген без сезнең белән Тукай иҗаты буенча сәяхәткә чыгарбыз. Һәр тукталышта Тукай иҗаты буенча биремнәргә җаваплар эзләрбез.                              Гасырлар буена халыкка хезмәт итәрлек иҗат тудыру өчен, һичшиксез, табигать тарафыннан бирелгән шагыйрьлек сәләтенә ия булырга кирәк. Ләкин талантны җәелдереп җибәрү өчен тиешле шартлар, мөмкинлеклэр булуы да зарур. Ә боларны без шагыйрьнең тормыш юлыннан, иҗатыннан эзлик.            Бүгенге кичәбезнең Максат:
1. Укучыларның  Г. Тукай һәм аның балалар әдәбиятына керткән өлеше турындагы күзаллауларын үстерү;
2. Укучыларда шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту; тел байлыкларын арттыру;
3. Әкиятләре һәм шигырьләре аша укучыларда бу шәхескә ихтирам  һәм соклану хисләре, шагыйрьнең иҗатына кызыксыну тәрбияләү.