Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Без Тукай оныклары

2016 ел Татарстаныбызда Г.Тукай елы дип игълан ителде. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга  быел 130 ел . Шул уңайдан кышкы каникул чорында Каенсар авыл клубында 5-6 сыйныф укучылары белән  Г.Тукай иҗаты буенча викторина- уен оештырылды. Максаты: Шагыйрь Г.Тукай яшәгән заманны күзаллап, аның кечкенә Апуштан зур Тукай дәрәҗәсенә күтәрелә алуын, бөеклеккә нинди фаҗигаләр бәрабәренә ирешүен тирәнтен аңлату; укучыларда Г. Тукай иҗатына кызыксыну уяту. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның иҗаты аша татар теленең сафлыгын, бөеклеген укучыларыбызга җиткерү, буыннан-буынга тапшыру. Г. Тукай әсәрләре аша укучыларны илхамландыру, рухландыру проблемасын Тукайның иҗаты аша ачыклау.Тукай иҗаты буенча төшерелгән мультфильмнар карау фикерләр алышу.

Бирелгән сорауларга укучылар бик төгәл җаваплар бирделәр, язучының иҗаты буенча укучыларга  нәрсә әйтергә теләгәнлеген бергәләп фикерләр алышкач белдек. Кичәгә “Күңелләрдә Тукай сүзләре

                            Йөрәкләрдә Тукай эзләре” күргәзмә төзелеп тәкъдим ителде.Кичәбезне Г.Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамладык.