Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Табигать – тиңсез хәзинә" экологик сәгать

Яңга Сала авыл китапханәсендә “Ромашка” балалар бакчасына йөрүче нәниләр  белән ачык һавада "Табигать – тиңсез хәзинә" дигән экологик сәгать  уздырды. Нәни дусларыбыз белән туган як табигатенең матурлыгы турында фикерләр алыштык.Китапханәче Россиянең үсемлек һәм хайваннар дөньясының байлыгын ачучы китаплар буенча күзәтү үткәрде. Чара барышында балалар табигать турында шигырьләр, урман турында мәкальләр ишеттеләр. Нәни дусларыбыз  агачлар, кошлар, кыр чәчәкләре, хайваннар турында табышмакларны чишүдә актив катнаштылар. Табигатьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында киңәшләр бирелде. Китапханәдә "Табигать - ул гүзәллек, могҗиза, тылсым!" дигән күргәзмә эшли. Экологик сәгаттә 12 кеше катнашты, күргәзмәдән 15 китап укытылды.