Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Көтә күңелем кошларны, аларның шат җырларын» кошларны каршы алу бәйрәме

Бәйрәмнең төп катнашучылары балалар иде. Чарада балалар бу бәйрәмнең гореф-гадәтләре һәм йолалары турында белделәр. Балалар белән «Кайсы кош очып китте», «Күчмә һәм кышлаучы кошлар» дигән мавыктыргыч уеннар уйнадык. Экология темасына кагылып "Кошларга ничек ярдәм итәргә?", “Кем нәрсә җырлый?” дигән сорауларга җаваплар эзләдек. Казанда “Карга боткасы” әзер булганчы рәхәтләнеп татар халык уеннары уйнадык, йөгердек, көчләребезне сынаштык. Шул арада өлкәннәребез ботканы да пешереп өлгерттеләр ә хәрәкәтчән уеннардан соң балаларның аппетлары искиткеч иде. Балалар һәм бәйрәм кунаклары майлы боткадан, кайнар чәй белән коймактан рәхәтләнеп авыз иттеләр. Ә ахырдан инде өлкән әби бабайларыбызның сүзләрен искә төшереп җир, су һәм күк өчен боткалар калдырдылар.