Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

“Табигать безнең саклауга мохтаҗ” экологик түгәрәк өстәл

Кичә башланганчы укчыларга кеше гаебе белән килеп чыккан экологик проблемалар хакында видеороликлар тәкъдим ителде.– Җир-анабыз табигатен вәхшиләрчә юк итүе, агачларны кисүе, чүп-чар өемнәрен арттыруы, тыюлыкларда киек һәм балык аулалар.

Аннан соң укучылар белән бергәләп җирлегебездә, илебездә булган  экологик проблемалар хакында фикерләр алыштык. Түгәрәк өстәлгә чакырылган укучылар белән әңгәмәдә табигатькә сакчыл караш, беренче чиратта, гаиләдә тәрбияләнергә тиеш, дип билгеләп үттек. Туган якка мәхәббәт балага ана сөте белән керергә тиеш. Замана кешесенең тирә-як мохит белән мөнәсәбәтләрен җайга салу өчен экология культурасына кечкенәдән үк өйрәтеп үстерергә кирәк. Авылыбызда булган проблемаларга игътибарны җәлеп итәргә тырыштык. Ә проблемалар урамда җыелмый яткан чүп-чар, сынган агачлар төшерелгән слайдларда күренде... Чүп-чарны ярамаган урыннарга ташлаучылар яныннан битараф кына үтеп китмичә, аларга сез кечкенәләр кисәтү ясаса бәлки бу проблема тиз арада юка да чыгар иде дигән фикерләрне җиткердек. Укучылар белән берлектә экоконтроль патрульләре оештырып табигатьне саклау акцияләре уздырылса дигән фикерләебезне җиткердек.

Түгәрәк өстәл утырышында катнашучылар үзләре өчен нәкъ шундый нәтиҗәгә килде. Балалар табигатьне сакларга, якларга кирәклеген олылардан яхшырак аңлыйлар, тирә-як мохитне саклау өчен бергәләшеп көрәшергә кирәк, чөнки проблемалар елдан-ел арта бара. 

Китапханәдә «Табигатьне саклау безне изге бурыч» күргәзмә уйлану төзелеп тәкъдим ителде. Экологик түгәрәк өстәл артындагы очрашуда 18 кеше катнашты, күргәзмәдән 12 китап газета –журнал материаллары укытылды.