Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Кояш балкый күгемдә, нуры күңел түрендә"(Әдәплелек сәгате)

12 июнь көнне Каенсар авыл клуб бакчасында Яңга-Сала авыл китапханәсе белән берлектә “ Кояш балкый күгемдә, нуры күңел түрендә” дигән әдәплелек сәгате үтте.Бүгенге кичәгә әдәбиятка сәнгаткә битараф булмаган укучылар чакырылды, алар өлекеге ветеран мәдәният хезмәткәре Газизова Сәвия апа белән очраштылар. Сәвия апа үзенең шигырләрен, тәрбия темасына әкиятләр укыды, балаларга  алтынга тиң изге киңәшләрен бирде, әдәпле, инсафлы булырга чакырды. Балаларда аңа үзләре иҗат иткән шигырьләрен, җырлар бүләк иттеләр. Очрашу  җылы мөнәсәбәттә, тәрбияви рухта үтте. Әдәплелек сәгатендә 15 кеше катнашты. “Кешене кеше иткән – әдәп”- дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.