Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Арча-хезмәт батырлары төбәге" очрашу кичәсе

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының "Мәрхәмәт-Шәфкать" хатын-кыз депутатлар берләшмәсе "ТР Хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман" төбәк проектына кушылып Яңасала авыл китапханәсе мәдәният йортында "Арча-хезмәт батырлары төбәге" дигән очрашу кичәсе оештырды.

Кичәбезнең беренче өлешендә сүзебез Арча районыннан чыккан хатын –кыз Социалистик Хезмәт Геройлары Галимова Д.Х. һәм Габдрахманова С.З. турында презентация карадык, фикерләр алыштык.

Икенче өлештә Яңасала авыл җирлегендә яшәп, гомерләрен үзләре сайлаган һөнәргә тугырылыклы булып калган хезмәт ветераннарына багышланды.

Алар үсеп килүче яшь буынга үзләре сайлаган, яратып башкарган хезмәтләре турында мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Өлкәннәребез хәтер сандыкларын ачып, хәтирәләрен яңарттылар. Бик күп яңалыклар, истәлекләр сөйләнде бүгенге очрашуда. Бүгенге кичәбез бик җылы, эчтәлекле, зур тәрбияви кыйммәткә ия булды. Очрашуда катнашкан һәркемгә олы рәхмәтләребезне җиткердек.