Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

«Син хәтер һәм йөрәктә Сталинград» хәтер сәгате

Яңасала авыл китапханәсендә 1-4нче сыйныф укучылары өчен «Син хәтер һәм йөрәктә Сталинград» дигән хәтер сәгате үтте. Презентация ярдәмендә укучыларга 1942-1943 еллардагы хроника кадрлары күрсәтелде, шулай ук укучылар тарихи һәйкәлләр: Мамай курганы, «Сталинград сугышы» музей–панорамасы, Павлов йорты белән таныштылар. «Хәл иткеч Сталинград сугышы 1942-1943» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар игътибарына Ю. Бондаревның «Кайнар кар», Гроссман «Тормыш һәм язмыш», С.Алексеевның «Сталинград сугышы»дигән китаплар тәкьдим ителде. Укучылар  С.Алексеевның " Сталинград сугышы» китабыннан хикәяләр укыдылар . Чара герой–шәһәрне яклап, һәлак булган солдатлар истәлегенә бер минутлык тынлык белән тәмамланды.