Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

Коррупция заман чире»

Коррупциянең ни-нәмәрсә икәнен Зур энциклопедия “Сатып алу” дигән латин сүзеннән алынган куркыныч социаль күренеш дип аңлата: “Хезмәт вазыйфасын шәхси баю максатында куллану”. “Кайбер илләрдә киң таралыш алган”, дип яза энциклопедия. Бу “куркыныч күренеш”кә каршы әледән-әле көрәш башланып тора.

  5декабрь көнне Яңга-Сала мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан оештырылган кичә алдыннан авыл китапханәсе белән берлектә тамашачылар өчен  “ Коррупция –аның белән көрәш юллары”- эшлекле уен тәкъдим итте.  Максаты: коррупция турында төшенчә бирү, аның билгеләре белән танышу. Коррупцияне тормыш шартларында таный белү. Коррупция китергән зыянга үз фикереңне белдерә белү.

Тамашачыларга түбәндәге сораулар бирелде:  Сезнеңчә, коррупция нәрсә ул? Коррупциянең билгеләрен  ачыклау. Һәрбер күренешнең сәбәбе булган кебек,  коррупциянең дә үз тамыры бар. Ничек уйлыйсыз коррупцияне нәрсә китереп чыгара? Шушы сорауларга төгәл җаваплар алганнан соң төрле ситуацияләр уйнап күрсәтелде. Катнашучылар белән бу әфаттән котылу юлларын бергәләп чишәргә тырыштык.Эшлекле уен җанлы һәм бик файдалы үтте.