Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Нәрсә ул коррупция?" түгәрәк өстәл

9 нчы декабрь -коррупциягә каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Яңасала авыл китапханәсендә "Ак калфак" оешмасы кызлары белән түгәрәк өстәл артында "Нәрсә ул коррупция"-дигән темада фикер алыштык.       

     Ришвәтчелекнең тамыры ерак чорларга барып тоташуы, аның җәмгыятебез өчен никадәр куркыныч булуы, җинаятьчелекнең, социаль тигезсезлекнең артуы турында уртага салып сөйләштеләр.Һәркем үз фикерен җиткереп, көндәлек тормышыбыздан миссаллар китерелде. “Ришвәтчелеккә- “ЮК!” күргәзмә уйлану тәкъдим ителде.