Янасальская сельская библиотека - филиал № 56

"Бөтерелә сары яфраклар" әдәби мизгел

18 октябрь көнне Яңасала авыл "Ромашка" балалар бакчасында "Бөтерелә сары яфраклар" дигән әдәби мизгел сәхифәсе үтте. Нәни дусларыбыз белән көзге табигать хакында сөйләштек. Көзгә багышланган җырларны искә төшердек, шигырьләр сөйләдек. "Салават күпере" журналында басылган табигать турындагы мәкаләләр, рәсемнәр белән таныштык, сорауларга, табышмакларга бергәләп җаваплар эзләдек. Китапханәгә килгән журналларның яңа саннарына күзәтү ясалды. Очрашубыз бик җанлы, файдалы узды.